Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә узган авыл хуҗалыгы ярминкәсе Өлкәннәр көненә багышланган иде

Бөгелмәдә авыл хуҗалыгы продукциясен һәм азык-төлек товарларын сату буенча традицион ярминкә узды.

Районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, АПК оешмалары килүчеләргә үз продукцияләрен кулай бәяләрдән тәкъдим иттеләр. Авыл кешеләре яшелчә, ит, сөт продуктлары, йомырка, тавык, үрдәк, каз, бал һәм башка бик күп әйберләр саттылар.  Ярминкәгә килгән күпләр аннан буш кул белән китмәде. Традиция буенча өлкән яшьтәге кешеләргә,алган әйберләрен күтәреп йөрергә, өйләренә илтергә “Бердәм Россия”нең Яшь Гвардиясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе активистлары ярдәм итте .

Бөгелмә муниципаль районы хакимиятенең матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса