Бөгелмәдә узган атнада 3 яңа коронавирус очрагы ачыкланган
Хәзерге вакытта Бөгелмәдә 7 пациент COVID авыруы белән авырый.
«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Бөгелмә районындагы территориаль бүлеге башлыгы Владислав Долгов шәһәрдә эпидемиологик хәл турында мәгълүмат бирде. Аның сүзләренә караганда, коронавирус тарала башлаганнан бирле авыруның 50 очрагы теркәлгән, 3се – соңгы атнада.
Хәзерге вакытта Бөгелмәдә 7 пациент COVID авыруы белән авырый, 43 терелгән, 8е медицина күзәтүендә. 611 хастаханәдән тыш пневмонияле кеше амбулаториядә дәвалана, 58 кеше госпитальдә дәвалана. Сезонлы ОРВИ белән авыруның 484 очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа