Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә – ут афәте

26 сентябрь көнне көндезге сәгать 1 туларга 7 минут калганда, 64 нче янгын сүндерү частена "ГЛОНАСС+112" системасы аша Бөгелмәнең Железнодорожная урамында мунча януы турында хәбәр килә. 8 минут дигәндә вакыйга урынына барып җиткән янгын сүндерүчеләр 4х3 үлчәмле, шифер түбәле, утын ягып җылытыла торган агач мунча эченнән куе төтен чыгуын күрәләр....

26 сентябрь көнне көндезге сәгать 1 туларга 7 минут калганда, 64 нче янгын сүндерү частена "ГЛОНАСС+112" системасы аша Бөгелмәнең Железнодорожная урамында мунча януы турында хәбәр килә.

8 минут дигәндә вакыйга урынына барып җиткән янгын сүндерүчеләр 4х3 үлчәмле, шифер түбәле, утын ягып җылытыла торган агач мунча эченнән куе төтен чыгуын күрәләр.

Мунча хуҗасы алалрны үзе каршы ала, эчтә кеше юклыгын әйтә. Утның күрше-тирә корылмаларга таралу куркынычы янамый. Санаулы минут эчендә афәтне "йөгәнлиләр", шулай да ут мунча түшәменә зыян сала.

"Янгынның сәбәбе - мичләрдән файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү", - ди Бөгелмә янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы урынбасары, эчке служба майоры Юрий Хребет.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса