Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә «Традиция» хәйрия акциясе узды

Иреклеләр медицина хезмәткәрләренә бәйрәм концерты һәм иммунитетны ныгыту өчен әфлисуннар бүләк иттеләр.

Бөгелмәлеләр 1 марттан 6 мартка кадәр бөтен ил буенча уза торган Бөтенроссия #МЫВМЕСТЕ ярдәм акциясенә кушылдылар. Бу хакта Бөгелмә муниципаль районының Иреклеләр үсеше координацион үзәге матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

3 март көнне Бөгелмә иреклеләре, «Миллениум» яшьләр клубы хезмәткәрләре, Бөгелмә аграр көллияте волонтерлары, Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә бүлеге каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары белән берлектә, «Традиция» хәйрия акциясе оештырдылар.

Төрле яшьтәге волонтерлар ашыгыч медицина ярдәме станциясе һәм «Бөгелмә РҮХ» ДАССО стационарының кабул итү бүлеге табиблары һәм медицина персоналы өчен, бәйрәм кәефе булдыру максатыннан, популяр хитлар кергән концерт программасы күрсәттеләр.

Иреклеләр медицина хезмәткәрләренә кәеф кенә түгел, сәламәтлек, нык иммунитет теләп һәм #МЫВМЕСТЕ акциясенең кызгылт-сары төсе билгесе итеп, әфлисуннар да бүләк иттеләр.

Арина Фомичева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса