Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә ТР Мәгариф һәм фән министры булып китте

Рафис Борһанов педагогик өлкә хезмәткәрләре белән очрашты.

Район башлыгы Линар Закиров, югары уку йортларын тәмамлаганнан соң туган якларына кайтсын өчен, шәһәребезне яшьләрне тагын да ныграк тартырлык дәрәҗәдә җәлеп итәргә кирәк, дип ассызыклады.

Катнашучыларга Бөгелмә районында “Мәгариф” милли проектын тормышка ашыру турында фильм күрсәттеләр. Аннары министр җирле мәгариф учреждениеләренең казанышларын атады, шулай ук алар өстендә эшләргә кирәк булган йомшак якларны билгеләп үтте.

– Сәламәтлегенә бәйле рәвештә мөмкинлекләре чикләнгән балаларга мәктәпкәчә белем бирүгә аерым игътибар бирергә кирәк, – диде Рафис Борһанов. – Милли балалар бакчалары челтәрен саклап калу мәсьәләсенең мөһимлеге турында да искә төшерәсе килә. Районда татар телендә тәрбияләнә һәм укый торган сигез мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе бар, берсе – чуваш телендә. 36 балалар бакчасында татар төркемнәре оештырылган.

Анастасия Баландина

Автор фотолары

Министр һәм район башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Валентина Кульбеда билгеләп үткәнчә, тагын бер бурыч – БДИ буенча артта калган мәктәпләрне күтәрү.

Очрашу ахырында Рафис Тимерхан улы лаеклы педагогларга бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X