Бөгелмәдә түләүсез юридик ярдәм күрсәттеләр
Пенсия фонды вәкиленә 4 кеше язылган иде. Ә көн дәвамында белгечләр барлыгы 14 кешене тыңладылар.
2 октябрь көнне, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү проекты кысаларында, “Бердәм Россия” партиясенең Бөгелмә бүлеге җәмәгать кабул итү бүлмәсендә Татарстан Республикасы Пенсия Фонды вәкиле, суд приставы, нотариус, “БТИ РТ” АҖ Бөгелмә бүлеге белгече, адвокат көн дәвамында кешеләрне кабул иттеләр.
Пенсия фонды вәкиленә 4 кеше язылган иде. Ә көн дәвамында белгечләр барлыгы 14 кешене тыңладылар.
Пенсия рәсмиләштерү, суд карарларын үтәү, васыятьнамә язу, җирне межалау, торакка кагылышлы бәхәсле хәл, алданган вкладчылар гозере – консультантларга менә шундый сорауларны тыңларга, вәзгыятьне ачыкшларга һәм карарлар кабул итәргә туры килде. Алар һәркемгә кавлификацияле һәм эшлекле киңәшләр бирделәр, артыба ни эшләргә икәнен аңлаттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia