Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәле кызына пычак белән янаган

Кызулык белән әйтелгән сүз һәм кылган гамәл күп очракта мәңге төзәлмәслек хатага әйләнә ала. Бөгелмә шәһәрендә яшәүче гаиләдә дә ызгыш килеп чыккан. 67 яшьлек ир исерек хәлдә йортына кайткан. Тормышының һәр мизгелен "бәлки акылына килер, эчүен ташлар" дип уздырган ханым түзеп кала алмаган. Ә исереккә шул җитә калган, ул гауга...

Кызулык белән әйтелгән сүз һәм кылган гамәл күп очракта мәңге төзәлмәслек хатага әйләнә ала.

Бөгелмә шәһәрендә яшәүче гаиләдә дә ызгыш килеп чыккан. 67 яшьлек ир исерек хәлдә йортына кайткан. Тормышының һәр мизгелен "бәлки акылына килер, эчүен ташлар" дип уздырган ханым түзеп кала алмаган. Ә исереккә шул җитә калган, ул гауга куптарган.
Бу вакытта йортка кызлары килеп кергән һәм әнисен якларга керешкән. Боларны сүз белән җиңеп булмас дип карар кылган ир өстәлдә яткан пычакны алып, кызына яный башлаган.
Хәзерге вакытта аңа карата җинаять эше кузгатылган.

almet-rt.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса