Бөгелмәдә әтисе белән кызы газдан исереп үлгән
Яңалыклар

Бөгелмәдә әтисе белән кызы газдан исереп үлгән

Бөгелмәдә бер фатирда 28 яшьлек ир-ат һәм аның кечкенә кызының үле гәүдәләре табылган. Әүвәлге фараз буенча, алар газга исереп үлгән.

18 ноябрьдә әлеге ир-атның әнисе аларга кунакка килә. Әмма фатирда ул аңсыз ятучы улы белән килене һәм аларның кечкенә кызларына тап була. Бүлмәдә сәер ис сизгән хатын киленен һушына китерә ала, ә улы белән оныгы бу вакытта үлгән була инде. 

http://shahrikazan.ru

https://pixabay.com