Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәдә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә

“Непоседа” балалар бакчасына йөрүче балаларны февральнең бер карлы көнендә төшке йокыдан соң зур тамаша көтә иде.

Музыка җитәкчесе Лилия  Нигъмәтҗанова аларны җырчы Салават Фәтхетдинов башкаруындагы “Мин яратам сине, Татарстан!” җыры язмасы астында музыка залына алып керде. Зал бәйрәмчә бизәлгән, кунаклар да килгән.

Балаларга слайдта Татарстан Республикасының картасы, әләме һәм гербы күрсәтелде. Балалар алардагы төсләрне рус һәм татар телендә атадылар, ә Лилия Әнәс кызы  һәр төснең нәрсә аңлатуы турында сөйләде. Татарстанның үз гимны да бар, гимнны һәр тантанада аягүрә басып тыңларга кирәклеге искәртелде һәм балалар да, кунаклар да, аягүрә басып, гимнны тыңладылар. Балалар ярыша-ярыша Татарстандагы шәһәрләрне санап чыктылар. Алар борынгы да, яшь тә булган матур Бөгелмә шәһәрендә яшәүләре белән горурланалар.

Бәйрәмне татар халык биюе белән дәвам иттеләр. Башта мәктәпкәчә тәрбия төркеме кызлары һәм малайлары парлы бию башкарды. Алардан соң сәхнәгә зурлар төркеме малайлары чыкты. Биюдән соң балалар татар халкының киемнәрен атап чыктылар. Алар авызыннан татар телендә “түбәтәй”, “калфак”, “читек” сүзләрен ишетү бик күңелле булды. Тәрбияче апалары Евгения  Мазлова, татар милләтеннән булмаса да, татар телендә бик күп сүзләрне белә, балаларны да өйрәтә.

Музыка җитәкчесе Л. Нигъмәтҗанова Татарстанда төрле милләт халкының үзара дус яшәүләрен дә әйтеп үтте. Ә бит балалар бакчасына да төрле милләт балалары йөри, алар да үзара бик татулар.  

Зурлар төркеме тәрбиячесе Альбина Аксенова ярдәме белән “Күрсәт әле, үскәнем” уены бик күңелле узды. Уенда балалар гына түгел, ә бакча мөдире Эльвера Резванова да катнашты.

ТАССР төзелүнең 100 еллык юбилеена багышланган тамаша Г. Тукай сүзләренә иҗат ителгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Апалары балаларга күчтәнәч тә әзерләгән, алар шат күңел белән бергәләшеп чәй эчәргә таралдылар.

Балаларның рухи дөньясын баету, сөйләм телләрен үстерү, туган иленә, туган теленә мәхәббәт тәрбияләү – тәрбиячеләр алдында торган бурычларның берсе. “Непоседа” балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр бу максатка ирешү өчен көчләрен кызганмыйлар. Аларга авыр, әмма мактаулы эшләрендә яңадан-яңа уңышлар телибез.

Сания ФӘТХЕЛИСЛАМОВА,

8нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы                           

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса