Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәдә тагын дүрт кеше контакт юлы белән коронавирус йоктырган

Татарстанда коронавирусның 70 яңа очрагы теркәлгән

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 70 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, пациентларның бөтенесе дә чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«29 кеше хастаханәгә озатылган, 41 кеше өендә дәвалана», – диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 60-70 (21 кеше) һәм 50-60 яшь (14 кеше) аралыгында ачыкланган. Берсе – балигъ булмаган бала.

Казанда – 27, Чаллыда – 13, Азнакай һәм Бөгелмә районарында – дүртәр, Яшел Үзән һәм Нурлат районнарында – өчәр, Түбән Кама һәм Тәтеш районнарында – икешәр, Аксубай, Алексеевск, Әлмәт, Әтнә, Баулы, Буа, Югары Ослан, Алабуга, Кукмара, Лениногорск, Тукай һәм Ютазы районнарында берәр очрак ачыкланган.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус 17 237 очрагы теркәлгән, 13 704 кеше (шуларның 9ы – узган тәүлектә) терелгән.

Республикада 43 694 кеше «Спутник V» вакцинасын кадаткан, шуларның 8 839 икенче дозаны алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса