Бөгелмәдә тагын бер техникум WorldSkills Russia уздыру мәйданчыгы булды
Һөнәри осталыкның сайлап алу ярышлары берничә этапта уза.
Бөгелмә машина төзүчләр техникумында алар «Прототиплар ясау», «Прототиплар ясау – юниорлар», «Полимеханика һәм автоматлаштыру»дисциплиналары буенча оештырылган. Биредә Азнакай, Әлмәт, Алабуга, Яр Чаллы, Казан һәм Бөгелмә вәкилләре көч сынаша.
Катнашучыларга бер компетенциядә детальләрне модельләштерергә, аларны 3Д-принтерда бастырып чыгарырга яки махсус станокларда башкарырга кирәк иде. «Полимеханика һәм автоматлаштыру» берничә биремне үз эченә алган, өстәвенә конкурсантларга токарь һәм фрезер станокларында эшли белү осталыгын күрсәтү мөһим иде.
Бөгелмә машина төзүчләр техникумында төбәк чемпионатының беренче этабы сыналган схема буенча узды. Нәтиҗәләр традицион баллар исәпләү системасы буенча ясалачак.
Вячеслав Дементьев материалы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа