Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә тагын 2 кеше Covid-19 инфекциясен йоктырган

Бер кеше чирне республикадан читтә йоктырган.

Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда 57 кешедә коронавирус инфекциясе ачыкланган. Бер кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калган очракларның элемтә юлы белән йогуы билгеле.

«23 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 34 кеше өйдә дәвалана», - дип сөйләделәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Инфекцияле кешеләрнең күбесе 60 яшьтән алып 70 яшькә кадәргеләр арасында - 17 яңа очрак. Икенче урында - 30дан 50 яшькә кадәрле яшь төркеме - 14 кеше, өченче төркемдәге тугыз кеше 50дән 60 яшькә кадәргеләр арасында булуы билгеле.

Соңгы тәүлектә зарарлану очраклары республиканың 18 муниципаль берәмлегендә ачыкланган. Яңа пациентлар саны буенча караганда Казанда алар - 22, Чаллыда - сигез, шулай ук Нурлат районында биш кеше.

Пандемия башланганнан бирле Татарстанда «коронавирус йогышы» диагнозы 17,6 мең тапкыр куелган. Бу вакыт эчендә республиканың 14 216 кешесе сәламәтләнде, шул исәптән 53 е - узган тәүлектә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Covid-19дан 71 247 татарстанлы прививка ясаткан (бер тәүлеккә +2 829), шуларның 13 580е вакцинаның икенче компонентын алган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X