Бөгелмәдә сәламәтлек саклау мәсьәләләре турында туры эфирда фикер алыштылар
Бөгелмә Район үзәк хастаханәсе дәүләт автоном сәламәтлек саклау оешмасы баш табибы Рим Әмиров “Бөгелмә-Авторадио”ның "Халык белергә тели" дигән радиопроектында катнашты.
Туры эфирда ул радио тыңлаучыларның сорауларына җавап бирде. Бер үк вакытта Рим Әмиров Instagram да турыдан-туры эфир үткәрде. Бөгелмә район үзәк хастаханәсе аккаунтына язылучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар.
Сораулар, нигездә, Бөгелмә муниципаль районындагы эпидемиологик вәзгыятькә, медицина учреждениеләре эшчәнлегендәге чикләүләргә кагылышлы иде. Шулай ук бер яшькә кадәрге балаларны кабул итү, бала тудыру йорты, ашыгыч медицина ярдәме станциясе эше буенча да сораулар булды.
Рим Әмиров радиотыңлаучыларның һәм әбүнәчеләрнең барлык сорауларына да тулы җавап бирде һәм бу проект дәвам итәчәк, дип ышандырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа