Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәдә сессия узды

2015 елның 17 ноябре көнне Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәр Советларының берләштерелгән сессиясе булып узды. Аның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр куелган иде:


1. 2016 елга Бөгелмә муниципаль районының социаль-икътисади үсеше фаразлары турында (Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары М. Булгаков).
2. "Бөгелмә муниципаль районы" муниципаль берәмлегенең 2016 елга бюджет проекты турында (Бөгелмә муниципаль районының финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Р. Мөкыймова).
3. Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлегенең бюджет проекты турында (Бөгелмә муниципаль районының финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Р. Мөкыймова).
4. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге Уставына өстәмәләр һәм үзгәрешләр проекты турында (Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары И. Белова).
5. Татарстан Республикасы "Бөгелмә муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Уставына өстәмәләр һәм үзгәрешләр проекты турында.
6. Капиталь төзелеш объектларына һәм җир участокларына шартлы файдалануга һәм рөхсәт ителгән чик параметрларыннан тайпылуга рөхсәт бирүгә гаммәви тыңлаулар билгеләү турында (Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге начальнигы М. Каюмов).
7. Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлегендә җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү өчен гаммәви тыңлаулар билгеләү турында (Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге начальнигы М. Каюмов).
8. Бөгелмә муниципаль районы Советының 2012 елның 20 мартында узган XVII сессиясенең 3 нче карарына ("Татарстан Республикасының Бөгелмә муниципаль районы территориаль планлаштыру схемасы") үзгәрешләр кертү турында (Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге начальнигы М. Каюмов).
9. Бөгелмә "Шәфкатьлелек" социаль яклау хәйрия фонды турында.
10. Бөгелмә муниципаль районы Советының 2015 елның 17 мартында узган XLVI сессиясенең "Татарстан Республикасының "Бөгелмә муниципаль районы" муниципаль берәмлеге буенча муниципаль хезмәткәр вазифасына дәгъва итүче гражданнар биргән мәгълүматларның дөреслеген һәм тулылыгын тикшерү турында"гы
6 нчы карарын үз көчен югалткан дип санау турында.
11. Бөгелмә шәһәр Советының 2015 елның 17 мартында узган XLVI сессиясенең "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге буенча муниципаль хезмәткәр вазифасына дәгъва итүче гражданнар биргән мәгълүматларның дөреслеген һәм тулылыгын тикшерү турында"гы 5 нче карарын үз көчен югалткан дип санау турында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса