Бөгелмәдә сабын ясыйлар
19 майда Бөгелмә шәһәренең "Подстанция" районында урнашкан "Бәдр" мәчетендә үз кулларың белән сабын кайнату серләренә өйрәтү буенча мастер-класс узды. Анда әлеге район балалары гына түгел, аларның әниләре дә актив катнаштылар. Чараны оештыручы Зарема Хөснетдинова өйдә сабын эшләү өчен кирәк булган ингредиентлар турында үзенең белгәннәре белән уртаклашты, аны эшләү тәртибе белән...
19 майда Бөгелмә шәһәренең "Подстанция" районында урнашкан "Бәдр" мәчетендә үз кулларың белән сабын кайнату серләренә өйрәтү буенча мастер-класс узды. Анда әлеге район балалары гына түгел, аларның әниләре дә актив катнаштылар.
Чараны оештыручы Зарема Хөснетдинова өйдә сабын эшләү өчен кирәк булган ингредиентлар турында үзенең белгәннәре белән уртаклашты, аны эшләү тәртибе белән таныштырды. Әлеге чара барышында һәркем өй сабынын үзе эшләп карады. Шуны да искәртеп узарга кирәк: бу сабынның составында бары тик тик натураль эфир майлары гына кулланыла, бернинди консервант та кертелми. Бу, әлбәттә, сабынның сыйфатына һәм аның хуш исенә уңай йогынты ясый.
Дустанә очрашу мөселман традицияләрендә - көнчыгыш тәм-томы белән чәй табыны янында тәмамланды.
Рамил хәзрәт ХӨСНЕТДИНОВ.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа