Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә “Русская изба” экспозицияләр бүлмәсе барлыкка килде

Бүлмәдә рус халкы тормышының, милли гореф-гадәтләренең һәм йорт җиһазларын урнаштыру һәм өйне бизәү тәртибенең характерлы үзенчәлекләре күрсәтелде.

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, Техника йортында «Славянская радуга» рус мәдәнияте атналыгы уза.

Чараны “Русская изба экспозицияләр бүлмәсе ачып җибәрә, анда безнең яшь кунакларга рус халкы тормышының үзенчәлекләре, милли гореф-гадәтләре, йорт җиһазларын урнаштыру һәм өйне бизәү тәртибе, көнкүреш әйберләренең кулланылышы турында сөйләделәр.

Ни өчен өйдә мич төп рольне уйнаган? Аш һәм ботканы нәрсәдә әзерләгәннәр? Чәйне самавырдан ничек эчәргә? Сыерны ничек дөрес саварга? Нәрсә ул кисәү агачы һәм борынгы үтүк нинди була? Бу һәм башка күп кенә сорауларга җавапларны балалар рус йортында булганнан соң белделәр.

Ахырдан фойеда әйлән-бәйлән уеннары буенча мастер-класс белән интерактив программа узды. Һәр бала бүләккә безнең осталарыбыз ясаган курчак алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса