Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү куркынычсызлык чараларын үтәү шартларында узачак

РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү 1 июльдә, чәршәмбе көнне узачак, ул ял көне дип игълан ителде. Шул ук вакытта 25 июньнән башлап, бер атна дәвамында теләсә кайсы көнне тавыш бирергә мөмкин.

25–30 июньдә участок сайлау комиссиясе бинасында эш көннәрендә 15.00–19.00 сәгатьтә, ял көннәрендә 11.00–14.00 сәгатьтә тавыш бирергә мөмкин.   1 июльдә тавыш бирү сәгать 8.00дән 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк..

Моннан тыш, 25 июньнән 1 июльгә кадәр барлык теләүчеләрнең   өйләренә барып тавыш бирдертә алалар. Моның өчен үз участогың комиссиясенә шылтырату да җитә. Шул ук вакытта нигезле сәбәпләрне күрсәтергә кирәк түгел. Мондый алым тавыш бирү процессында уңайлы вакытта катнашырга мөмкинлек бирәчәк һәм гражданнарның сайлау участокларында күпләп җыелуын булдырмаска ярдәм итәчәк.

Тавыш бирү мөмкин кадәр куркынычсыз режимда үтсен өчен мөмкин булган барлык саклык чаралары күрелде, алар арасында максималь контактсызлык принцибын үтәү дә бар. Һәр сайлау участогына кергәндә температураны үлчиячәкләр, гражданнарга битлек һәм бер тапкыр кулланыла торган пирчәткәләр бирәчәкләр. Күзәтүчеләр, журналистлар һәм сайлау комиссияләре әгъзалары шулай ук битлек һәм пирчәткәләрдә булачаклар.

Бу юлы барлык процедуралар да диярлек контактсыз узачак. Бюллетень алу өчен паспортны читтән күрсәтергә кирәк булачак, аны сайлау комиссиясе әгъзасы  кулына бирергә туры килмәячәк.

Барлык кызыксындырган сораулар буенча 8 (85594) 4-46-60, 4-06-89 телефоннары аша – Бөгелмә шәһәре территориаль сайлау комиссиясенә, 8 (855594) 4-66-74, 4-30-99 телефоннары аша Бөгелмә районы территориаль сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Тавыш бирү көненә кадәр шәһәр һәм районның барлык сайлау участоклары, терроризм очракларыннан куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан,   этләр ярдәмендә кинологлар тарафыннан тикшерелде.

Сайлау участогы ябылганнан соң һәр көнне, тавыш бирү бинасына тулы дезинфекция үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса