Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеген капиталь ремонтлау тәмамлана

Балалар сәнгать мәктәбендә дә капиталь ремонт эшләре ахырына якынлаша.

Хәзерге вакытта район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә капиталь ремонтның беренче этабы ахырына якынлаша. Бу хакта “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров хәбәр итте.

Бинада ремонт эшләре агымдагы елның апрелендә башланды. Капиталь яңарту республикада кабул итү-диагностика бүлекләрен (стационарларны) төзү һәм капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру кысаларында мөмкин булды.

1974 елда төзелгән өч катлы бинаның гомуми мәйданы – 5 мең квадрат метрдан артык. Төзүчеләр башта сүтәсе җирләрне сүтте, аннары түбә алыштырылды, эчке бизәү-яңарту, электр системасын монтажлау эшләре башкарылды. Кирәкле башка эшләр дә эшләнде, санитар-техник җиһазлар урнаштырылды. Объектта фасад яңартылган һәм җылытылган. Хәзерге вакытта кабинетлар кирәкле мебель белән җиһазландырыла.

Балалар сәнгать мәктәбендә дә капиталь ремонт эшләре ахырына якынлаша. Эшләр “Мәдәният” милли проекты кысаларында алып барыла.

Подрядчы шулай ук фасадны, тәрәзәләрне яңартты, электромонтаж һәм түбә ябу, җылыту системасын алыштыру эшләрен һәм башкалар үткәрде. 

Бина – совет чорындагы эклектика стилендә, без эчке төзеклекне сакларга тырыштык. Яхшы килеп чыга. Яңартылган сәнгать мәктәбе ачылу яшь бөгелмәлеләр өчен менә дигән бүләк булыр дип уйлыйм, – дип нәтиҗә ясады шәһәр мэры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса