Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәдә прокуратура таләбе буенча законсыз төзелеш калдыклары чүплеген җыештырдылар

Чүп-чар һәм төзелеш калдыклары ташланган җир 800 квадрат метрдан артык мәйданны тәшкил иткән.

Бөгелмәдә прокуратура таләбе буенча законсыз төзелеш калдыклары чүплеген җыештырдылар. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Узган ел табигатьне саклау прокуратурасы Бөгелмәдә, Шашин, Энгельс һәм Ворошилов урамнарында авария хәлендәге йортлар сүтелгән урында, төзелеш калдыклары чүплеген ачыклаган. Чүп-чар ташланган җир 800 квадрат метрдан артык мәйданны тәшкил иткән.

Прокуратура Бөгелмә районы башкарма комитетына, санкцияләнмәгән чүплекне бетерүне таләп итеп, дәгъва белдергән. Хәзерге вакытта чүплек җыештырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса