Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә призывник көнен билгеләп үттеләр

Бөгелмә егетләре коры җир гаскәрләренә, Хәрби-һава көчләре, махсус билгеләнештәге частьләргә, Росгвардия гаскәрләренә хезмәт итәргә китә.

Яшьләр сараеның концерт залында Ватанны саклаучылар сафына «язгы чакырылыш-2021» гә багышланган тантаналы кичә узды. Анда яшь армиячеләр, аларның әти-әниләре, сугыш һәм хезмәт ветераннары, шулай ук балаларның дуслары катнашты.

Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плеханова, Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы хәрби комиссары Рафаэль Миннетдинов булачак хәрби хезмәткә чакырылучыларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр. Алар егетләргә батырлык, кыюлык һәм ышаныч теләделәр. Ә призывниклар үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтәргә һәм Ватанны лаеклы саклаучылар булырга вәгъдә иттеләр. Концертта барлык кунаклар өчен Яшьләр сараеның иҗат коллективлары чыгыш ясады.

1 апрельдә старт алган язгы чакырылыш кампаниясе барышында Татарстан Республикасыннан өч меңнән артык егет һәм кыз, шул исәптән Бөгелмә егетләре Россия Кораллы Көчләре сафларын тулыландырачак. Алар коры җир гаскәрләренә, ВДВГА, махсус билгеләнештәге частьләргә, Росгвардия гаскәрләренә хезмәт итәргә китәчәк. Күп кенә солдатларны Үзәк хәрби округка озатачаклар. Шулай ук бөгелмәлеләр Удмуртия Республикасының Кизнер бистәсендә урнашкан шефлыкка алынган өлештә дә хезмәт итәчәк. Беренче озату 20 апрельгә билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса