Бөгелмәдә пожар арты пожар
Бөгелмәдә - гараж... 1 апрель көнне Бөгелмәнең Олейник урамында 5х10 метрлы гараж яна. Бу хакта 64 нче частька кичке 17 сәгать 18 минутта хәбәр итәләр. Өч минуттан вакыйга урынына барып җиткән ут сүндерүчеләрне хуҗа каршы ала, бу вакытта гараж эче дөрләп яна торган була. Соң хәбәр ителү сәбәпле, гаражның түбәсенә,...
Бөгелмәдә - гараж...
1 апрель көнне Бөгелмәнең Олейник урамында 5х10 метрлы гараж яна. Бу хакта 64 нче частька кичке 17 сәгать 18 минутта хәбәр итәләр.
Өч минуттан вакыйга урынына барып җиткән ут сүндерүчеләрне хуҗа каршы ала, бу вакытта гараж эче дөрләп яна торган була. Соң хәбәр ителү сәбәпле, гаражның түбәсенә, эчтә 20 квадрат метр мәйданга нык зыян килә. Ут чыгуның сәбәбе билгесез, дип хәбәр итә ОНД баш белгече И. Шәйгарданов.
...Карабашта йорт янган
6 апрельгә каршы төнге беренче 15 минутта Карабаш бистәсенең Совет урамында бер йорт яну турында хәбәр алына.
9 минут дигәндә, янгын сүндерүчеләр вакыйга урынына барып җитәләр. Бу вакытта бер катлы агач йортны ут тулысынча чолгап алган була инде, утның күршедәге корылмаларга үрләү куркынычы да зур. Белгечләрне каршы алган күрше кешесе йорт эчендә беркем дә юклыгын әйтә.
Хәбәр соң алынганлыктан, йорт тулысынча янып бетә. Ут чыгуның сәбәпләре ачыклана, дип хәбәр итә күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән сораштырып белүчесе Д. Артемьев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа