Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә – полиция Кыш бабае

Бөгелмәдә инде 11 нче тапкыр оештырылган традицион "Полиция Кыш бабае" акциясе узды. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Бөгелмә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре балаларга кирәкле һәм файдалы булырдай әйберләр: мәктәп кирәк-яраклары, язу әсбаплары, уенчыклар, тәм-томнар җыю оештырдылар. Ул бүләкләрне балигъ булмаганнар эшләре буенча исәптә торучы балаларга һәм үсмерләргә тапшырдылар. Кыенлыкка тарыган авыр...

Бөгелмәдә инде 11 нче тапкыр оештырылган традицион "Полиция Кыш бабае" акциясе узды.

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Бөгелмә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре балаларга кирәкле һәм файдалы булырдай әйберләр: мәктәп кирәк-яраклары, язу әсбаплары, уенчыклар, тәм-томнар җыю оештырдылар. Ул бүләкләрне балигъ булмаганнар эшләре буенча исәптә торучы балаларга һәм үсмерләргә тапшырдылар. Кыенлыкка тарыган авыр хәлле гаиләләр дә бүләкләрдән мәхрүм калмады. Аларны полиция Кыш бабае белән Кар кызы тәбрикләделәр.

Бу чара, хәйрия чарасы булудан бигрәк, профилактик чара буларак әһәмияткә ия. Котлап йөргәндә, бүлек хезмәткәрләре тәрбиягә авыр бирелә торган балаларның, шулай ук балаларын тәрбияләүгә җитди игътибар бирми торган әти-әниләрнең тәртипләренә күз-колак булалар. Бер акция барышында гына да шундый 100дән артык гаиләгә кереп чыктылар алар.

Полицейский Кыш бабае белән Кар кызы "Ялкын" приютында тәрбияләнүче балаларны Яңа ел белән котларга, ПДН бүлеге начальнигы Айгөл Чернова белән аларга бүләкләр тапшырырга, балалар китапханәсе хезмәткәрләре белән бергәләп, "Радуга" үзәгендә тамаша күрсәтергә дә өлгерделәр, дип хәбәр итәләр Бөгелмә районы эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәтеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса