Бөгелмәдә подъездларны дезинфекцияләүне яңартачаклар
Район башлыгы йорт объектларының санитар торышын көчәйтергә кушты.
Бүгенге көндә республикада чир йоктырган кешеләрнең саны арта бара. Яңа очракларның үсеш темпы атна эчендә 0,5-0,6 процент тәшкил итте.
504 бөгелмәле бүгенге көндә хастаханәдән тыш пневмония белән амбулаториядә дәвалана, 54е – госпитальдә. Пандемия чорында коронавирус инфекциясе белән авыруның 34 очрагы теркәлде.
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты җитәкчесенә идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләренә гомумйорт объектларының санитар торышын контрольдә тотуны көчәйтергә кушты. Керү урыннарын дезинфекцияләү – профилактик чараларның мөһим өлеше.
– Вирус таралуны элеккечә үк, барлык санитар таләпләрне катгый үтәгәндә генә тоткарларга мөмкин. Барыннан да элек, битлек кияргә, кулларны сабынлап юарга, антисептиклар белән эшкәртергә, шулай ук социаль дистанцияне сакларга кирәк, – дип өстәде район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа