Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә Песиләр бәйрәме узды (+ФОТОЛАР)

Үзәк мәйданында, Бөтендөнья песиләр көненә багышлап, "Минем нәни дустым" дигән кызыклы чара узды. Аны Татар мәдәният үзәге коллекктивы оештырган иде. Чарада катнашучылар үз тәрбияләрендә булган Мияубикә һәм Мырауҗаннары, аларның гадәтләре, җәнлекләр белән булган кызыклы хәлләр турында сөйләделәр. Бу көнне тамашачылар "Мяу-мяу" дип исемләнгән зарядка барышында песи булып кыланып күрсәтте; балалар...

Үзәк мәйданында, Бөтендөнья песиләр көненә багышлап, "Минем нәни дустым" дигән кызыклы чара узды. Аны Татар мәдәният үзәге коллекктивы оештырган иде.

Чарада катнашучылар үз тәрбияләрендә булган Мияубикә һәм Мырауҗаннары, аларның гадәтләре, җәнлекләр белән булган кызыклы хәлләр турында сөйләделәр.

Бу көнне тамашачылар "Мяу-мяу" дип исемләнгән зарядка барышында песи булып кыланып күрсәтте; балалар викторинада катнашып, сорауларга җаваплар эзләгәндә, төрле мультфильм геройлары булган песиләрне искә төшерде; табышмакларга җаваплар тапты.

Песиләргә багышланган күңел ачу чарасы искиткеч җанлы, күңелле үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса