Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәдә пандемия чорында 43 Covid-19 авыру очрагы теркәлгән

Бүгенге көндә шәһәр һәм район мәктәпләрендә укучыларның гомуми санының 4 проценты һәм укытучыларның 8 проценты авырый.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә ТР Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнары территориаль бүлеге башлыгы Владислав Долгих шәһәр һәм райондагы санитар-эпидемиологик хәл турында сөйләде.

Пандемия чорында Бөгелмәдә һәм районда коронавирус инфекциясе белән авыруның 43 очрагы ачыкланган. Бүгенге көндә 31 кеше сәламәтләнде, 12 кеше дәвалана. Пневмонияле 55 кеше госпитальдә ятып, ә 169 кеше амбулатор дәвалана, 531 кеше грипп һәм ОРВИ симптомнары белән мөрәҗәгать итте.

Владислав Долгих мәктәпләрдәге вәзгыятьне дә шәрехләде. Бүгенге көндә шәһәр һәм район мәктәпләрендә укучыларның гомуми санының 4 проценты һәм укытучыларның 8 проценты авырый. Мәктәп укучылары арасында авыручылар саны буенча динамика түбәнәя башлады. Әмма мәсьәләне контрольдә тотарга кирәк.

«Мәгариф учреждениеләрендә Роспотребнадзор таләпләрен үтәүбу зарури таләп. Без балаларыбызны, укытучыларны куркынычтан сакларга тиеш. Барлык таләпләрне дә үтәү мәҗбүри», – диде Линар Закиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса