Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә палаткалы лагерьның икенче сменасы төгәлләнде

Оештыручылар - "Яшьләр сарае" муниципаль учреждениесе, муниципаль район башкарма комитеты яшьләр, спорт һәм туризм эшләре бүлеге, шәһәр хәрби комиссариаты, шәһәр "ФОРПОСТ" иҗтимагый тәртип саклау хәрәкәте үзәге сменаның позитив һәм патриотик рухта узуын искәртте. Программага хәрби хезмәткә әзерләүче физик занятиеләр, пневматик коралдан атулар, Калашников автоматын сүтеп-җыю, экстремаль шартларда ориентлашу, психологик тренинглар,...

Оештыручылар - "Яшьләр сарае" муниципаль учреждениесе, муниципаль район башкарма комитеты яшьләр, спорт һәм туризм эшләре бүлеге, шәһәр хәрби комиссариаты, шәһәр "ФОРПОСТ" иҗтимагый тәртип саклау хәрәкәте үзәге сменаның позитив һәм патриотик рухта узуын искәртте.

Программага хәрби хезмәткә әзерләүче физик занятиеләр, пневматик коралдан атулар, Калашников автоматын сүтеп-җыю, экстремаль шартларда ориентлашу, психологик тренинглар, хокук буенча лекцияләр, патриотик фильмнар карау, футбол, пейнтбол уеннары һәм "Аек ишегалды" акциясендә катнашу кертелгән иде. Палаткалы лагерь сменасы ябылганда занятие нәтиҗәләре буенча иң яхшылар кыйммәтле бүләкләр һәм грамоталарга лаек булды, дип хәбәр итә "ФОРПОСТ" шәһәр үзәге матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса