Октябрь аенда бөгелмәлеләр арасында коронавирус инфекциясенең 8 очрагы ачыкланды
Шәһәрдә һәм районда эпидемия бусагасы 20 проценттан артып китә.
Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе белән авыручыларның гомуми саны арта бара – 8 417 кеше. Сентябрь аенда 721 очрак теркәлгән булса, октябрь аенда – 1 093.
Октябрьдә кискен респиратор вируслы авырулар саны арту ихтималы алдан ук билгеле, быел исә бу айда ОРВИ гына түгел, яңа коронавирус инфекциясе белән чирләүчеләр саны арту да күзәтелә.
Нәтиҗәдә, “Covid-19” авырулары октябрьдә 52 процентка, ягъни сентябрь белән чагыштырганда, 372 очракка артты. Вәзгыять киеренке булып кала бирә. Уку елы башыннан укучылар арасында Covid-19 авыруының – 40, укытучылар арасында 121 очрагы теркәлгән. Шул ук вакытта барлык очраклар да бердәнбер һәм коллективларда таралмаган.
Бөгелмәдә һәм районда ОРВИ һәм грипп белән авыруның 562 очрагы теркәлгән, 50се – үпкә ялкынсынуы белән авыручылар. Эпидэмиологик бусагадан 20-25 процентка артып китә. Октябрь аенда 8 очрак ачыкланган
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа