Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә ОРВИ белән авыручылар саны арткан

Татарстанда узган атнада ОРВИ белән авыручылар саны арткан. Республикада 30 июльдән 5 августка кадәр ОРВИның 6491 очрагы теркәлгән. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алдагы атна белән чагыштырганда, авыручылар саны 22 процентка арткан. 16 июльдән 22 июльгә кадәр авырулар саны 5294 булган.

Авыручыларның артып китүе сезонлы характерда дип аңлатыла. Хәзерге вакытта авыручылар дәрәҗәсе эпидемия баскычыннан 5,6 процентка түбән, дип аңлаттылар Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса