Бөгелмәдә "Һөнәрләр калейдоскобы" үз эшен дәвам итә
2017 елда "Һөнәрләр калейдоскобы" профориентация кинотеатры үзенең эшен дәвам итте. 19 гыйнварда Бөгелмә шәһәренең эш белән тәэмин итү үзәге бүлеге хезмәткәрләре Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиянең 4 нчы сыйныф укучыларын каршы алдылар. Балалар уен формасында эшче һөнәрләр белән таныштылар, кече бәйгеләрдә катнаштылар: "Һөнәрне бел", "Ромашканы җый", эшче профессияләргә...
2017 елда "Һөнәрләр калейдоскобы" профориентация кинотеатры үзенең эшен дәвам итте. 19 гыйнварда Бөгелмә шәһәренең эш белән тәэмин итү үзәге бүлеге хезмәткәрләре Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиянең 4 нчы сыйныф укучыларын каршы алдылар.
Балалар уен формасында эшче һөнәрләр белән таныштылар, кече бәйгеләрдә катнаштылар: "Һөнәрне бел", "Ромашканы җый", эшче профессияләргә кагылышлы табышмаклар чиштеләр һәм ата-аналарының һөнәрләре турында әңгәмә кордылар.
Очрашу ахырында укучыларга төрле һөнәр вәкилләре турында мультфильм күрсәттеләр: пешекче, кондитер, төзүче, электромонтер һ.б.
Эш белән тәэмин итү үзәге белгечләренең планнарында әлеге эшне тагын да киңәйтү һәм төрләндерү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа