Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә нәниләр халык уеннары уйнадылар

"Тамчыкай" балалар бакчасы балаларына "Халык уеннары фестивале» үткәрелде.

Балачак дөньясы уенсыз була алмый. Бала тормышында уен-ул шатлык, мәзәкләр, ярышлар, ул баланы тормыштан алып бара. Күңелле халык хәрәкәтле уеннары - ул безнең байлыгыбыз. Кем алыштыргысыз пряток, ловишек, салокларны хәтерләми? Кайчан алар барлыкка килде? Аларны кем уйлап тапкан? Бу сорауга бер генә җавап: алар халык тарафыннан булдырылган, шулай ук әкиятләр дә, җырлар да.

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында 3 нче «Тамчыкай» балалар бакчасында «халык уеннары фестивале»узды. Бу фестивальдә ике яшьтән алты яшькә кадәрге балалар катнашты.

Фестивальне үткәрү барышында балалар шул вакыттагы кешеләр тормышы, аларның ничек ял итүләре, Идел буе халык уеннарында катнашулары турында кызыклы фактлар белән таныштылар. Балалар «Чума үрдәк», «Түбәтәй» (татар халык уеннары), «Плетень» (рус халык уены), «яулыклы уен» (удмурт халык уены), «Отгадай исемен» (Чуаш милли уены), «Юрта» (башкорт халык уены) кебек уеннарны бик теләп уйнадылар.

Фестиваль бик күңелле үтте, һәркайда балалар көлүе яңгырады. Балалар күзләрендә шатлык һәм соклану күренә иде.

Ләйлә Сафиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса