Бөгелмәдә нәни мөселманнар аксакал белән очрашты
Бөгелмә шәһәре үзәк мәчетендә балаларның кышкы каникулы вакытында рухи-сәламәтләндерү үзәге эшли. Чираттагы тәрбия дәресендә биредә күңелле һәм файдалы ял итүчеләр белән шәһәр аксакалы очрашты Фәрит Гали улы Нуриәхмәтов 52 ел укытучы булып эшләгән, шулай ук шәһәрнең 3 нче мәктәбе директоры да булган. Ул балаларга өлкәнәрне хөрмәт итәргә, әти-әниләрне чратырга һәм...
Бөгелмә шәһәре үзәк мәчетендә балаларның кышкы каникулы вакытында рухи-сәламәтләндерү үзәге эшли. Чираттагы тәрбия дәресендә биредә күңелле һәм файдалы ял итүчеләр белән шәһәр аксакалы очрашты
Фәрит Гали улы Нуриәхмәтов 52 ел укытучы булып эшләгән, шулай ук шәһәрнең 3 нче мәктәбе директоры да булган. Ул балаларга өлкәнәрне хөрмәт итәргә, әти-әниләрне чратырга һәм олыларга кирәклеген искәртте. Тормышта нәрсәгә булса да ирешү өчен тырышып уку зарур, дип әйтте. Балалар да аксакалга үзләренең сорауларын бирде.
Мондый төр очрашулар рухи-сәламәтләндерү үзәгендә әле тагын дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Бөгелмә мөхтәсибәте матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа