Шәһәребезнең үзәк мәйданында җәйге рәхәт бәйрәмнәрнең берсе - "Нептун көне" узды. Аны "Татар мәдәният үзәге" муниципаль учреждениесе иҗат коллективы оештырды. "Нептун көне" - кечкенәләрнең дә, олыларның да балачактан ук үз иткән, яраткан бәйрәме ул. Шау-шулы, бик тә күңелле чара. Диңгез һәм океаннарның мәгърур хуҗасы Нептунның килеп чыгуы берәүне дә битараф...
Шәһәребезнең үзәк мәйданында җәйге рәхәт бәйрәмнәрнең берсе - "Нептун көне" узды. Аны "Татар мәдәният үзәге" муниципаль учреждениесе иҗат коллективы оештырды.
.jpg)
"Нептун көне" - кечкенәләрнең дә, олыларның да балачактан ук үз иткән, яраткан бәйрәме ул. Шау-шулы, бик тә күңелле чара. Диңгез һәм океаннарның мәгърур хуҗасы Нептунның килеп чыгуы берәүне дә битараф калдырмады.

- Диңгез җәнлекләренең, су йолдызларының, медузаларның күмәк биюендә тамашачылар да рәхәтләнеп катнашты, күңел ачты, - дип хәбәр итәләр Татар мәдәният үзәгеннән.