Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәдә, “Наркотикларсыз тормыш” дип атала торган наркотикларга каршы республика акциясе кысаларында, тематик буклетлар таратылды.

2020 елның 1 июненнән 27 июненә кадәр Бөгелмә районы территориясендә Халыкара наркотикларга каршы көрәш көненә багышланган “Наркотикларсыз тормыш” республика антинаркотик акциясе уза.

Акция уздыруның максаты – җәмәгатьчелекне наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуда һәм аларны медицина ихтыяҗларыннан башка куллануны профилактикалауда катнашуга җәлеп итү.

Акция кысаларында полиция хезмәткәрләре сәүдә залларында, яшүсмерләр клубында һәм фитнес-студиядә, волонтерлар белән берлектә, хокук саклау органнарының элемтәгә керү өчен аерым мәгълүматларын һәм ышаныч телефонын күрсәтеп, тематик буклетлар таратты.

Моннан тыш, алар наркотиклар сату, киндер һәм башка наркотиклы үсемлекләр үстерү фактлары турында полициянең дежур частена хәбәр итәргә кирәк, дип сөйләделәр.

Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә районы эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса