Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә наркотикларга каршы акция узды

Шәһәр халкына наркоманияне профилактикалау буенча буклетлар һәм белешмәлекләр тапшырылды.

Шәһәр урамнарында «Радуга» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль эш буенча белгече Динара Хәйретдинова «наркотикларга Ышанычлы «юк» дип исемләнгән мәгълүмати-аңлату чарасы үткәрде.

Чараның максаты-җәмәгатьчелек игътибарын, бигрәк тә яшь буын игътибарын наркотикларга бәйлелек проблемасына җәлеп итү һәм наркотик матдәләр кулланудан баш тартуга мотивация формалаштыру.

Акциядә шәһәр халкы – мәктәп укучылары, учреждениеләр һәм предприятиеләр хезмәткәрләре катнашты. Аларга «Синең җавапың каты «юк» дигән буклетлар һәм «балагыз психоактив матдәләр кулланмасын өчен нәрсә эшләргә?»дигән мәгълүмати белешмәлекләр тапшырылды. Бөгелмәлеләр наркотикларга карата тискәре карашларын актив белдерделәр һәм аларны куллану – үз-үзләренә һәм тирә-юньдәгеләргә каршы җинаять, дип билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса