Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

Чараны ковидка каршы кагыйдәләрне үтәп оештыралар.

7 декабрьдә Бөгелмә шәһәренең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары, шул исәптән сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен дә вакансияләр ярминкәсе узачак. Яңа коронавирус йогышы таралу шартларында ярминкә барлык кирәкле саклану чараларын үтәп оештырылачак. Бу турыда Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре, шулай ук эш бирүчеләр вәкилләре инвалид булган кешеләрне эшкә урнаштыру тәҗрибәсе белән уртаклашачаклар.

Вакантлы эш урыннары ярминкәсе Бөгелмә шәһәре, Октябрь ур., 15 нче йорт (1нче каб.) адресы буенча узачак. Башлана 9.00 сәгатьтә.

Белешмәләр өчен телефон: (85594) 4-47-07.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса