Бөгелмәдә мәктәп тәмамлаучы укучылар белән очрашу булып узды
Узган җомга көнендә Бөгелмә районының авыл хуҗалыгы идарәсендә мәктәп укучылары белән очрашу булып узды. Анда Татарстанның фермерлар ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов һәм Казан ветеринария академиясе вәкилләре катнашты. Әлеге очрашу авыл хуҗалыгы белгечләрен арттыру максаты белән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган...
Узган җомга көнендә Бөгелмә районының авыл хуҗалыгы идарәсендә мәктәп укучылары белән очрашу булып узды. Анда Татарстанның фермерлар ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов һәм Казан ветеринария академиясе вәкилләре катнашты.
Әлеге очрашу авыл хуҗалыгы белгечләрен арттыру максаты белән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган иде. Анда авыл хуҗалыгында эшләүчеләр өчен булган льготалар, яшь белгечләргә торак бирелүе һәм башка темалар турында сүз алып барылды. Хәзерге заманда авыл хуҗалыклары үзенә эшкә кайтасы белгечләрне студент чагында ук кайгырта башлый. Аларга 10 мең сум күләмендә стипендия түли. Техникум тәмамлап, авылга кайтучыларга бер ел эчендә бюджеттан 100 мең сум күләмендә акча түләнә, грантлар бирелә.
Моннан тыш, укучылар алдында Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаучылар да чыгыш ясады.
Мондый очрашулар республика күләмендә алып барыла.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа