Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә Бөгелмә мөхтәсибәтенең җыелышы узды

Чара барышында имамнар 2020 елда үз мәхәлләләрендә башкарылган эш нәтиҗәләре турында сөйләделәр.

Чарада Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Вахит Гарәфетдинов, Бөгелмә муниципаль районы Советы аппаратының иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Лиана Нуретдинова, Бөгелмә мөхтәсибәте бүлекләре җитәкчеләре, шулай ук шәһәр һәм район имамнары катнашты.
Җыелыш Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибенең сәламләү сүзләре белән башланып китте.

Рамил хәзрәт катнашучыларны Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгән агымдагы 2021 елга чаралар планы белән таныштырды. Аннары слайдлар ярдәмендә 2020 елга Бөгелмә мөхтәсибәтенең еллык хисабы күрсәтелде.

Чара барышында имамнар 2020 елда үз мәхәлләләрендә башкарылган эш нәтиҗәләре турында сөйләделәр.

Утырыш ахырында имамнар ТР мөселманнары Диния Нәзарәте һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның мөселман гореф-гадәтләрен саклау һәм татар телен үстерү буенча эшчәнлеген югары бәяләде һәм мөхтәсибәт җыелышы исеменнән Камил хәзрәт Сәмигуллинның кандидатурасын киләсе срокка мөфти вазифасына, ә Җәлил хәзрәт Фазлыевны ТР Баш казые вазифасына тәкъдим иттеләр.

Җыелыш Коръән укып һәм дога кылып төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса