Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәдә мәчет төзелеше башланды

Күптән түгел газетабызда Гафиятуллин урамының “В” кварталында төзеләчәк мәчет урынына беренче нигез ташы салыну турында хәбәр иткән идек.

Бүген инде әлеге мәчетне төзү эшләре башланып та китте. Биредә нигез салу эше гөрли. Әлеге эш тәҗрибәле компаниягә – “Казаньстройконсорциум” җәмгыятенә йөкләнгән. Мәчетнең бинасы үзе бик зур түгел түгеллеккә, шулай да аның территориясендә шактый киң парк зонасы, универсаль мәйданчык, футбол корды төзү планлаштырылган. Әлеге уникаль проект бөгелмәлеләр һәм мөселман кардәшләр өчен зур бүләк булачак.

Кешеләр сәламәт яшәү рәвеше дә алып бара һәм рухи яктан да сафлана ала торган урын булдыру идеясе күптәннән безнең күңел түрендә йөри иде. Мәчет төзү мөмкинлеге барлыкка килү Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән бүләк дип уйлыйм. Аллага шөкер, кешеләр кызыксыналар, ярдәм итәргә омтылалар. Шунысы сөендерә, бүгенге көндә 5 тапкыр намазын калдырмаучы яшьләребез күбәйде, күп кеше дингә тартыла, мәчетләргә булышырга тырыша. Яхшы эш өчен ярдәм кулы сузарга әзер кардәшләр булганда, без әлеге изге гамәлне башкарып чыгарбыз, ул шәһәргә керә торган урында матур булып балкып торыр һәм халыкка хезмәт итәр дип уйлыйбыз, – дип, уй-фикерләре белән уртаклашты район һәм шәһәр имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов.

Мәчет төзелеше хәйрияче шәһәрдәшләребез тарафыннан булдырылган актив төркем тырышлыгы белән башланып киткән. Әлдеге актив төркем белән бөгелмәле Илдар Минушев исемле кардәшебез җитәкчелек итә. Биш вакыт намазын калдырмаучы хәйрияче – бүгенге көндә инде берничә мәчетне проектлаган эшмәкәр.

– Мәчетнең үзен төзүгә 50 миллион сум тирәсе акча кирәк булачак. Ә дин йорты территориясен төзекләндерүгә – зур парк зонасы, футбол кыры, машиналар куяр өчен махсус урын, балалар өчен күңел ачу-спорт мәйданчыкларына өстәмә чаралар таләп ителә. Мәчет якынча 250 кешегә исәпләнгән. Ир-атлар намаз уку залы якынча 200 квадрат метр, ә хатын-кызлар залы 50 квадрат метрга исәпләнгән. Без аның үзенчәлекле булуын, гөмбәзләре балкып торуын телибез. Мәчет территориясенең шәһәр өчен җәмәгать тирәлеге булып хезмәт итүе дә бик яхшы. Хәтта көн саен олы юлдан үтүче юлчылар да мәчеткә туктап, рухи яктан да канәгатьләнә, шул ук вакытта сәламәтлекләрен дә ныгыта, балалар, уйнап, күңел дә ача алачак,” – ди “Татинпро” җәмгыяте җитәкчесе, хәйрияче Илдар Хәмит улы Минушев.

Аллаһы Тәгалә мәчетләрне динле кешеләр йорты итеп яраткан, аларның йөрәкләрен һәм күңелләрен ихлас иман нуры белән яктырткан. Мөхәммәд пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә болай дигән: “Кем дә кем мәчет төзесә, Аллаһ аңа җәннәттә сарай төзер”. Мәчетне төзүдә һәм башка изге эшләрдә күрсәтелгән һәрбер ярдәм Аллаһы Тәгалә ризалыгын алу өчен, изге ният белән башкарылырга тиеш.

Алла боерса, мәчет төзү эшенә дин, милләт язмышына битараф булмаган барлык кешеләр дә кушылып, ул шәһәребезнең йөзек кашы булыр дигән теләктә калабыз. Дин йортын төзүдә катнашырга теләүчеләр өчен махсус банк счеты ачык. Теләге булган һәркем анда көченнән килгәнчә матди ярдәм җибәреп, үзеннән өлеш кертә ала.

Аның реквизитлары: расчет счеты – 40703810400000819551. Банк: АБ “ДЕВОН-КРЕДИТ” (ПАО), БИК: 049246691, корр.счет: 30101810722029246691, ИНН: 1644004905, КПП: 164545002, ОГРН: 1021600002148, ОКПО: 13001662. Үзәкләштерелгән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте. Бөгелмә районы һәм шәһәре мөхтәсибәте. Белешмәләр өчен телефон: 8(85594) 4-16-98.

Ләйсән ЙОСЫПОВА.

Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса