Бөгелмәдә көзге чакырылыш башланды
Быел Бөгелмә районыннан 101 кеше армиягә китәчәк. Аларның берсе Президент полкында хезмәт итү өчен сайлап алынган.
1 октябрьдән Россиядә армиягә көзге чакырылыш кампаниясе башланды. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Көзге чакырылыш вакытында Татарстаннан 3 500 ир-егетне армиягә озату планлаштырыла.
Быел Бөгелмә районыннан 101 кеше армиягә китәчәк. Аларның берсе Президент полкында хезмәт итү өчен сайлап алынган.
Армия сафларында хезмәт итү вакыты шулай ук 12 ай калган. Югары уку йорты яки техникум дипломы булган яшьләр хезмәт итү урынын сайлап алу мөмкинлегенә ия. Чакырылу буенча алар 12 айга, ә контракт буенча ике яки өч елга китәләр. Шулай ук “Әниеңә шылтырат” проекты да дәвам итә. Республика җыелма пунктына җибәрелгән егетләр ташламалы тарифлар буенча өч сим-карта алачаклар. Бер симканы алар үзләре белән частька алып китә, икесе – якын туганнарында кала. Әгәр дә часть режимлы түгел икән, телефонны командир составы рөхсәте белән генә кулланырга мөмкин булачак.
Сергей БРЮХАЧЕВ фотосы.
Элек сәламәтлек дәрәҗәсе буенча чакырылыш комиссиясе тарафыннан хезмәт итәргә алынмаган 27 яшькәчә булган гражданнар, физик хәлләре яхшырган очракта, хәзер хәрби комиссариатка документларын кабат карау өчен мөрәҗәгать итә ала. Ә хезмәткә китәргә тиешле дип табылып, бернинди сәбәпсез һәм дәлилләрсез бармый калган егетләр хәрби билет урынына белешмә генә алачаклар. Мондыйлар ун ел дәвамында дәүләт һәм муниципаль вазифаларда эшли алмаячак.
Көзен егетләр коры җир, һава десанты, милли гвардия гаскәрләренә, махсус частьләргә, үзәк хәрби округ частьләренә китәчәкләр. Чама белән һәрбер алтынчы бөгелмәле хәрби бурычларын Свердловск өлкәсенең Лесной шәһәрендә, Удмуртиядә урнашкан һәм Бөгелмә муниципаль районы шефлык итә торган частьләрдә үтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа