Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәдә кыш белән яз көрәшә

Табигать кичә Бөгелмәне чып-чын кыш белән шаккаттырган булса, бүген кабат язга аяк басырга тырышып ятабыз. Шулай да, сөенергә иртәрәктер мөгаен, Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада бүген болытлы һава торышы саклана. Кар, җепшек кар, яңгыр явачак. Урыны белән явым-төшемнең көчәю ихтималы да бар. Аерым районнарда буран...

Табигать кичә Бөгелмәне чып-чын кыш белән шаккаттырган булса, бүген кабат язга аяк басырга тырышып ятабыз.

Шулай да, сөенергә иртәрәктер мөгаен, Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада бүген болытлы һава торышы саклана. Кар, җепшек кар, яңгыр явачак. Урыны белән явым-төшемнең көчәю ихтималы да бар. Аерым районнарда буран чыгачак.

Җил төньяк-көнчыгыштан исә, вакыты белән юнәлеше үзгәреп, төньяк-көнбатыш тарафтан исәргә дә мөмкин. Җилнең көчәю мөмкинлеге дә фаразлана. Көчәйгән вакытта аның тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитә.

Татарстанда көндезге һава температурасы 0..+5, республиканың көнчыгыш районнарында +10 градуска кадәр җитә. Юлларда бозлавык саклана, чиктәге көнбатыш районнарда кар көртләре дә хасил булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса