Бөгелмәдә "кыек куллылар” җавап тота
Күптән түгел Бөгелмә шәһәр судында Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 158 нче маддәсе, 2 нче өлешенең "г" пунктында каралган җинаять кылуда гаепләнүче гражданин С.ның һәм шул ук маддәнең 2 нче өлешендәге "в" пунктында каралган җинаятьтә гаепләнүче гражданин Р.ның эшләре каралды, дип хәбәр итәләр Бөгелмә шәһәр суды матбугат хезмәтеннән. Гражданин С. 2016...
Күптән түгел Бөгелмә шәһәр судында Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 158 нче маддәсе, 2 нче өлешенең "г" пунктында каралган җинаять кылуда гаепләнүче гражданин С.ның һәм шул ук маддәнең 2 нче өлешендәге "в" пунктында каралган җинаятьтә гаепләнүче гражданин Р.ның эшләре каралды, дип хәбәр итәләр Бөгелмә шәһәр суды матбугат хезмәтеннән.
Гражданин С. 2016 елның 26 октябрендә гражданин Л.ның квартирында исерек хәлдә, йоклап яткан Л.ның трико кесәсеннән 7 500 сумлык "Филипс" телефонын урлый һәм чыгып китә.
Гаепләнүче суд утырышы барышында үз кыңгыр гамәлен тулысынча таныды, эшне аерым тәртиптә карап, хөкем карарын суд тикшерүеннән башка гына чыгаруларын сорады.
Хөкемдарлар аның үз гаебен тулысынча тануын, кылганнары өчен үкенүен, сәламәтлеген, карамагында кечкенә бала булуны истә тотып, боларын гаепне "йомшартучы" факторлар дип саный. Ә менә аның әлеге гамәлне исерек хәлдә, ягъни үз иреге белән эчеп, үз-үзенә контрольне югалтуын хәлне катлауландыручы фактор - рецидив дип бәяли. Эшнең бар ягын да исәпкә алгач, гражданин С.ны 1 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарыла һәм, РФ Җинаять Кодексының 73 нче маддәсе нигезендә, җәза чарасы шул ук вакытка шартлы сынау срогы белән билгеләнә.
Гражданин Р. да кунакка баргач, шулай ук исерек хәлдә, П.ның кладовой ишеге тоткасында эленеп торган сумкасыннан акча янчыгын тартып чыгара һәм алып чыгып китә. Анда 6 500 сум акча була.
Бу угрының эше дә аерым тәртиптә карала. Аның үз гаебен тануын, китергән зыянны каплавын, үзенең һәм якыннарының сәламәтлеге торышын исәпкә алып, шулай ук җинаятьне исерек хәлдә кылуын да күздә тотып, 1 ел да 8 айга ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа