Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә коррупциягә каршы көрәш турында фикер алыштылар

Икътисадның төрле тармакларында ачыкланган вазифаи җинаятьләрнең статистик күрсәткечләре мәгълүм булды.

Бөгелмәдә коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү буенча комиссия утырышы узды.

Утырышны Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров алып барды. Катнашучылар арасында-муниципалитет хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары, идарәче компания җитәкчеләре, көч структуралары вәкилләре.

Республика дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый һәм башка оешмалар тарафыннан коррупциягә каршы тору милли планы нигезендә, ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар үткәрелә.

Бөгелмә муниципаль районында традицион рәвештә мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, социаль яклау, спорт һәм яшьләр сәясәте учреждениеләрендә төрле форматтагы чаралар үткәрелә, һәм, беренче чиратта, коррупциягә тискәре мөнәсәбәт формалаштыруга, гражданнарны һәм яшь буынны хокукый яктан агартуга юнәлдерелгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге чаралар хокук саклау органнары, прокуратура хезмәткәрләре, Бөгелмә муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе әгъзалары, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса