Бөгелмәдә коррупциягә каршы чара узды
Афәткә каршы – уен аша.
31 июль көнне “Салют” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда ял итүче балалар өчен “Ике икең биш түгел” дигән коррупциягә каршы чара узды. Аны Бөгелмә Иреклеләр үсеше координацион үзәге, Бөгелмә муниципаль районының коррупциягә каршы көрәш комиссиясе, эчке эшләр бүлеге каршындагы җәмәгатьчелек советы вәкилләре һәм икътисадый куркынычсызлык бүлеге полицейскийлары бергәләп уздырдылар.
Уен-квест тәртибе буенча балалар коррупциягә бәйле җинаятьләрне ачу өстендә эшләүче детективларга әверелделәр. Яшь тишерүче-аниськиннар эчтәлеге төрледән-төрле булган алты этап уздылар: “Һөнәри маджонг” (Кытайда, Япониядә бик популяр булган, акыл-зиһенне чарлый торган уен), “РR-акция”, “Ситуация”, “Мине аңларга тырыш” һ.б. Яшь детективлар буталчык телдә бирелгән әйтемнәрне аңлаттылар, ребуслар чиштеләр, гаятҗ катлаулы сорауларга җавап бирделәр, төрле ситуациягә караган проблемаларны чишү юлларын эзләделәр. Һәм болар барысы да коррупция өлкәсенә караган биремнәр булды.
Дипломнарга җиңүчеләр генә лаек булса да, бу уеннан һәркем бик күп файдалы мәгълүмат алды.
Наталья КУЛАГИНА,
Бөгелмә муниципаль районы Иреклеләр үсеше координацион үзәге җитәкчесе.
Полина Кулагина фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа