Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә коронавирус инфекциясенең 2 яңа очрагы ачыкланган

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 15 623 очрагы теркәлгән.

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 коронавирусы белән зарарлануның 85 яңа очрагы теркәлгән.  Бер кеше чирне республикадан читтә йоктырган, 84 кеше авырулар белән элемтәдә булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«21 кеше хастаханәгә салынган, 64 кеше өйдә дәвалана», – диелә хәбәрдә.

Яшь төркемнәре буенча:

18 яшькә кадәр – 3

18 яшьтән 30 яшькәчә – 8

30 яшьтән 50 яшькәчә – 30

50 яшьтән 60 яшькәчә – 8

60 яшьтән 70 яшькәчә – 20

70 яшьтән 80 яшькәчә – 11

80 яшьтән 90 яшькәчә – 5

90 яшьтән өлкәнрәкләр арасында чирләп китүчеләр юк.    

Шәһәр һәм районнар буенча:

1. Казан – 39

2. Яр Чаллы-9

3. Азнакай – 1

4. Аксубай – 1

5. Актаныш – 1

6. Апас – 1

7. Балтач – 1

8. Бөгелмә – 2

9. Буа районы-3

10. Биектау – 4

11. Алабуга – 2

12. Яшел Үзән – 3

13. Лаеш – 2

14. Мамадыш – 1

15. Түбән Кама – 5

16. Питрәч – 3

17. Саба – 2

18. Тәтеш – 3

19. Чистай – 2

Татарстанда коронавирусны диагностикалауның бөтен чорында 15 623 “Covid-19” авыруы ачыкланган, шуларның 12 040 кеше, шул исәптән 90 узган тәүлектә терелгән.

11 384 кеше «Спутник V» вакцинасын ясаткан, шуларның 2 016е икенче дозаны алган. Республикага барлыгы 13 442 комплект вакцина дозасы (шуларның 84,7 проценты файдаланылган) кайткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса