Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә коронавирус белән авыруның ике яңа очрагы теркәлгән

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 100 яңа очрагы ачыкланган.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 100 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Дүрт кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. 23 кеше хастаханәгә озатылган, 77 кеше өендә дәвалана»,  диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь аралыгында (36 кеше) һәм 60-70 яшь аралыгында (23 кеше) булуы билгеле. 8 пациент 18-30 яшь аралыгында, унсигезе 50-60 яшьтәгеләр. 70-80 яшьтәгеләр арасында тугыз очрак теркәлгән һәм 80-90 яшьтәгеләр – 5 кеше. Чир йоктыручылар арасында балигъ булмаган бер бала да бар.

Казанда  55, Чаллыда  12, Лениногорск районында  7, Түбән Кама районында  6, Әлмәт һәм Нурлат районында  3, Бөгелмә, Мамадыш, Тукай районнарында  икешәр, Әлки, Әлмәт, Әгерҗе, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Менделеевск, Яңа Чишмә, Саба районнарында берәр очрак теркәлгән.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 12 274 очрагы теркәлгән, 10 509 кеше (шуларның 21се  узган тәүлектә) терелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса