Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә коронавирус белән авыруның өч яңа очрагы теркәлгән

Татарстанда коронавирусның тагын 84 очрагы ачыкланды

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 коронавирусы белән зарарлануның 84 яңа очрагы теркәлгән.  Бер кеше чирне республикадан читтә йоктырган, 83 кеше авырулар белән элемтәдә булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«25 кеше хастаханәгә салынган, 59 кеше өйдә дәвалана», – диелә хәбәрдә.

Яшь төркемнәре буенча:

18 яшькә кадәр – 0

18 яшьтән 30 яшькәчә – 11

30 яшьтән 50 яшькәчә – 31

50 яшьтән 60 яшькәчә – 7

60 яшьтән 70 яшькәчә –17

70 яшьтән 80 яшькәчә – 12

80 яшьтән 90 яшькәчә – 6

90 яшьтән өлкәнрәкләр арасында чирләп китүчеләр юк.    

 

Казанда – 44, Баулы, Яшел Үзән һәм Спас районнарында – бишәр, Алексеевск һәм Бөгелмә районнарында – өчәр, Чаллы, Әтнә, Лениногорск, Нурлат, Сарман һәм Чистай районнарында – икешәр, Азнакай, Аксубай, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Чирмешән районнарында берәр очрак теркәлгән.

 

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 15 707 очрагы ачыкланган, 12 138 кеше (шуларның 98е – узган тәүлектә) терелгән.

12 134 кеше «Спутник V» вакцинасын ясаткан, шуларның 2 016е икенче дозаны алган. Республикага барлыгы 13 442 комплект вакцина дозасы (шуларның 90,3 проценты файдаланылган) кайткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса