Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә конкурс үтте

Бөгелмә шәһәренең Ярослав Гашек музеенда “Пряничный домик-2021” бәйгесенә йомгаклар ясалды.

Иң яхшы архитектура-аш-су проектына Ярослав Гашек әдәби-мемориаль музеенда “Пряничный домик 2021” бәйгесе, гадәттәгечә, декабрь азагында башланды. Бу юлы 13 төрледән-төрле матур, зәвыклы итеп эшләнгән прәннек өйләр һәм сарайлар Яңа ел бәйрәменең бизәкләре арасында үз урыннарын алдылар.

Татлы иҗат җимешләрен профессиональ кондитерлар түгел, ә һәвәскәрләр үз куллары белән эшләгән. Бәлкем, аларны ясаганда тиешле пропорцияләр үтәлмәгәндер, әмма  күпчелеге балалар кулы белән бик дулкынландыргыч һәм ягымлы итеп иҗат ителгән.

Конкурс өч юнәлештә үтте: “Профессионал”, “Һәвәскәр”, “Яңа кеше” һәм өч номинациядә: “Коллектив эш”, “Гаилә эше”, “Индивидуаль эш”.

Эпидемиологик хәл аркасында “Пряничный домик-2021” иң яхшы архитектура – аш-су проекты конкурс онлайн форматта узды. Я. Гашек музееның социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә

17 гыйнварга кадәр тавыш бирергә мөмкин иде. Бәйгедә катнашучы “прәннек өйләрне” 22 319

кеше караган һәм тавыш биргән. Җиңүчеләр итеп Матвей Сәлимов, Юлия Сабанова, Камилә Кәлимуллина, Ева Ткачева, Полина Негуляева, Дамир Дәүләтгәрәев, Валерия Бертиева, Әмирә Бадамшина, Александра Кириллова билгеләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса