Бөгелмәдә кичә бура янган
Шәһәрнең Колхоз урамында 4 май көнне кичке 4 тулып киткәч, Бөгелмә янгын частена "Глонасс-112" системасы буенча сарай һәм мунча януы турында хәбәр килә. Янгын сүндерүчеләр барып җиткәндә 12х4 метрлы агач бура янганлыгы ачыклана. Бер түбә астында сарай һәм мунча була. 2 метр читтә торак йорт һәм гараж урнашкан. Ярдәм сораучы...
Шәһәрнең Колхоз урамында 4 май көнне кичке 4 тулып киткәч, Бөгелмә янгын частена "Глонасс-112" системасы буенча сарай һәм мунча януы турында хәбәр килә.
Янгын сүндерүчеләр барып җиткәндә 12х4 метрлы агач бура янганлыгы ачыклана. Бер түбә астында сарай һәм мунча була. 2 метр читтә торак йорт һәм гараж урнашкан. Ярдәм сораучы кеше булмый, янгынчыларны күршеләр каршы ала. Агач корылма тулаем янып бетә, янгын чыгуның сәбәпләре ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа