Бөгелмәдә – Хәйриячеләр көне
“Маяк” социаль адаптация үзәге хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылар үз хәйриячеләрен хөрмәтләделәр.
Бөтенроссия Хәйрия көнендә – ә ул 5 сентябрьдә билгеләп үтелде – “Маяк” социаль адаптация үзәге хезмәткәрләре, шулай ук анда яшәүче социаль хезмәт алучылар, теге яки бу сәбәпләр аркасында, яшәү урыны булмаган кешеләр үзләренең хәйриячеләрен хөрмәтләделәр һәм рәхмәт белдерделәр. Болар – “Боевое братство” Бөтенроссия ветераннары җәмәгать оешмасы Бөгелмә бүлеге җитәкчесе И. И. Иванов һәм хосусый эшмәкәрләр И. А. Мальцев, В. В. Халтобина, Р. Р. Фәйзуллина.
Чара башланыр алдыннан эшмәкәр В. Халтобин биредә яшәүчеләргә ял итү өчен беседка алып килгән иде. Ә элегрәк икенче бер эшмәкәр – И. Мальцев искергән коймаларны оешманың террорчылыкка каршы якланганлык таләпләренә җавап бирә торган яңа 3D коймаларына алыштырды. Хәрби бердәмлек әгъзалары көче белән учреждениенең эчке хуҗалык территориясендә койма коелды, эшмәкәр Р. Фәйзуллин социаль үзәктә яшәүчеләрнең инвалидлык коляскаларын ремонтлатты.
Җыелучылар алдында рәхмәт сүзе белән үзәк директоры Леонид Прошин чыгыш ясады, аның сүзе социаль хезмәт алучылар һәм Үзәк хезмәткәрләре тарафыннан көчле алкышлар белән хупланды. Чөнки без барыбыз да битараф булмаган һәм мәрхәмәтле кешеләргә бик рәхмәтле
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа