Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә "Хәтер бакчасы" акциясе кысаларында, чыршы, миләш һәм юкә үсентеләре утырттылар

Һәр агачка исемле табличкалар беркетелде.

Бөгелмәдә «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында, Соколка тавында 400 чыршы, миләш һәм юкә үсентесе утырттылар.

Катнашучылар арасында - муниципалитет вәкилләре, депутатлар, учреждение җитәкчеләре, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмалар. Һәр агачка исемле табличкалар беркетелде. Шулай ук Кызыл Армия урамындагы Мәдәният һәм ял паркында – Хәтер мемориалы янында - Бөгелмә урманчылыгы тәкъдим иткән 20 чыршы үсентеләре утыртылды.

Татарстанда «Хәтер бакчасы»н үткәрү барышында барлыгы 1 миллионнан артык агач утырту планлаштырыла. РФ Президенты Владимир Путин бу акцияне мөһим һәм кирәкле инициатива дип атады.

Бөек Җиңүгә, Бөек Ватан сугышы геройларына, тыл хезмәтчәннәренә мәңгелек дан!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса